Минзәлә урманчылыгы белгечләре «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

«Минзәлә урманчылыгы» ДКУ белгечләре Минзәлә районының 11 нче «Шатлык» катнаш төрдәге балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган дәрес үткәргән.

Дәрес барышында урманчылык җитәкчесе урынбасары Марсель Хәннанов һәм кишәрлек урманчысы Фаил Әскәров балаларга Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының махсус сакланыла торган табигать территорияләре, аларның әһәмияте, Минзәлә урманчылыгының Юртау кишәрлеге территориясендә урнашкан «Игим наратлыгы» махсус сакланыла торган территория турында сөйләгәннәр.

Соңыннан урманда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International