ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре ТР урман фонды җирләре турында цифрлы мәгълүматлар базасын файдалану мәсьәләләре буенча онлайн-семинарда катнаштылар

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы урман фонды җирләре турында цифрлы мәгълүматлар базасын файдалану мәсьәләләре буенча онлайн-семинарда катнаштылар. Лекция белән «Инногеотех» ҖЧҖ проектлары җитәкчесе Раушания Хөснетдинова чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы урман фонды җирләре турында цифрлы мәгълүматлар базасы узган ел «Иннополис университеты» АКО һәм «Инногеотех» ҖЧҖ ярдәмендә оештырылган иде. Проектның максаты – урман фонды җирләре турында белешмәләрне үз эченә алган программа продукты булдыру, дәүләт урман реестры һәм Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестры мәгълүматларының туры килү-килмәү проблемасын хәл итү. Әлеге максатларга ирешү өчен, «Инногеотех» ҖЧҖ командасы квартал-бүлемтек таксация челтәренең чикләре актуальләштерде, саклаучы урманнарның һәм урманнарның махсус сакланыла торган кишәрлекләренең цифрлы чикләре булдырылды, дәүләт урман реестры һәм ГЛР һәм Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестры мәгълүматларына анализ ясалды һәм бер-берсенә туры китерелде, шулай ук файдаланудагы, ягъни арендада булган урман фонды кишәрлекләренең чикләре дә цифрлаштырылды.

Барлыгы 7 меңнән артык картографик материал сканер аша үткәрелде. Татарстан Республикасы урман фонды җирләре турындагы мәгълүматлар базасында 732 катлам бар: урманчылыклар, кишәрлек урманчылыклары чикләре, квартал урман корылышы челтәре, урман таксациясе бүлемтекләре, урман фонды җирләреннән төшереп калдырылган, дәүләт урман реестрыннан төшереп калдырылырга тиешле булмаган кишәрлекләрнең чикләре һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International