ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясен уздыруга әзерлек башланды. Акция Татарстан Республикасында 2023 елның апрель ае ахырында – май башында оештырылачак. Бер тапкыр агач утырту агымдагы елның 29 апреленә планлаштырылган.
Хәзерге вакытта урман фонды һәм муниципаль районнар территориясендәге участокларны билгеләү, шулай ук утырту материалының токым составын сайлау буенча эшләр алып барыла.
«Бүгенге көндә 305 гектарга якын мәйданда кишәрлекләр сайланды, – дип сөйләде Министрлыкның урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев. – Акция кысаларында барлыгы 1 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла».
Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 2020 елда үткәрелгән иде. Аны оештыручылар – «Хәтер бакчасы» АКО, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.