ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 04.04.2023 ел, № 07-07/39-к боерыгы белән «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУның яңа директоры билгеләнде. Ул – Хаҗи Ибраһим улы Фәйзрахманов.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров учреждение коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Ул Хаҗи Фәйзрахмановны яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлады һәм эшендә уңышлар теләде.
Хаҗи Фәйзрахманов 1964 елның 9 октябрендә Арча районының Носы авылында туган. Казан дәүләт аграр университетын тәмамлый, «икътисадчы-оештыручы» белгечлеген ала.
Хаҗи Фәйзрахмановның 36 еллык эш стажы бар. Үзенең хезмәт эшчәнлегендә урман әзерләү остасы, тәэмин итү буенча инженеры, Саба урман хуҗалыгының баш инженеры, «Саба урманнары» ҖЧҖ директоры булып эшли.
Урман хуҗалыгында фидакарь хезмәте өчен ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2006 ел), ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы (2014 ел), Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Мактау грамотасы (2019 ел) белән бүләкләнә, «Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы» (2009 ел) дигән мактаулы исеме бар.