Түбән Камада 800 кедр үсентесе утыртылган

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» паркында кедр утырту буенча акция узган, анда 200гә якын кеше катнашкан. Акциядә муниципаль район башлыгы Рамил Муллин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, Сибур, «Түбән Кама урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре, «Лесные братья» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр, шулай ук шәһәр халкы катнашкан. Барлыгы 800 кедр үсентесе утыртылган.

«СИБУР компаниясе белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә узган ел Түбән Кама районында имән һәм нарат урманнары барлыкка килде. Тиздән кедр урманы да булачак. Бу урын безнең паркның зур бизәге дә, шәһәр халкы һәм кунаклары өчен матур ял итү урыны да булыр дип ышанам», – дип аңлатма бирде Рамил Муллин.

Утырту материалын сайлау төбәкнең климат шартлары һәм парник газларын йоту потенциалы белән бәйле. Ылыслы агачлар арасында кедр углекислый газ чыгаруны үзләштерү интенсивлыгы буенча карагай, чыршы һәм пихтадан калышмый, кошлар һәм хайваннар өчен тормыш чыганагы булып тора, шулай ук һаваны башка агачлардан яхшырак чистарта, бу – шәһәр мохите өчен аеруча мөһим.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2022 елдан башлап Түбән Кама муниципаль районында «Яшел формула» урман-климат программасы кысаларында 30 гектардан артык мәйданда 114 150 карагай, имән һәм тирәк үсентесе утыртылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International