Мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр бал кортларының табигатьтә һәм кеше тормышындагы роле турында белгәннәр

2023 елның 19 мае, җомга

«Алабуга урманчылыгы» ДКУ урманны торгызу буенча инженеры Оксана Смирнова Россия Федерациясе Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3 нче урта мәктәпнең «Кукушка» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Бал кортларының табигатьтә һәм кеше тормышындагы роле» темасына дәрес уздырган. Чара Бөтендөнья бал кортлары көне алдыннан оештырылган.

Дәрес барышында Оксана Смирнова укучыларга бал кортларының үсемлекләрне, шул исәптән авыл хуҗалыгы культураларын серкәләндерү процессына керткән өлеше турында сөйләгән.

«Умартачылар, күбәләкләр һәм башка серкәләндерүчеләр безнең барыбызга да тәэсир итәләр. Без ашаган ризык, мәсәлән, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, турыдан-туры серкәләндерүчеләргә бәйле. Алардан башка дөнья азык-төлек төрлелегеннән мәхрүм ителәчәк – карлыган да, каһвә дә, шоколад та, кыяр да булмаячак, – дип билгеләп үткән Оксана Смирнова. – Шулай ук бал кортлары кешегә башка файда да китерә. Беренче чиратта, бу, әлбәттә, бал, ул башка ризыкларның, даруларның, гигиена һәм косметиканың нигезе булып тора. Балдан тыш, умартачылык продуктларына ана корт сөте, балавыз, прополис керә».

Чаллы шәһәре «10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «ШкоЛес» мәктәп урманчылыгында һәм Тукай районының инглиз телен тирәнтен өйрәнүле Шилнәбаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Натуралист» мәктәп урманчылыгында катнашучылар өчен дә шундый ук дәресләр үткәрелгән. Бал кортларының роле турында берләшмә җитәкчеләре, педагог-китапханәче Кадрия Хәсәнова һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Екатерина Червякова хәбәр иткән.

Бөтендөнья бал кортлары көне иртәгә, 20 майда билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән 2017 елның декабрендә гамәлгә куелган. Бөтендөнья бал кортлары көне халыкның киң катламнарына серкәләндерүчеләрнең файдасы турында гына түгел, ә аларның хәзерге дөньяда яшәү юлында барлыкка килгән проблемалары турында да хәбәр итәргә тиеш. Мондый проблемалар арасында: авыл хуҗалыгында пестицидлар куллану, билгеле бер төбәкләрдә монокультуралар үстерүгә күчү һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International