Татарстанда урманнарга баруны чикли торган чираттагы чара күрелде

2023 елның 7 июле, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 07.07.2023 №796 карары нигезендә Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүләрен 7 июльдән 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы тармагы белгечләре тиешле чикләү кертелүе, аның вакыты турында кисәтү аншлаглары урнаштырылган һәм урман юллары шлагбаумнар белән ябып куелган.

Хәзерге вакытта Татарстандагы урманнарда янгын куркынычсызлыгын урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20 станция һәм III типтагы 5 станция тәэмин итә. Урманнардагы янгын куркынычы буенча космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да уздырыла.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәтенә 8 (843) 221-37-95 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International