Бүген, 11 гыйнварда, Россия Федерациясендә Тыюлыклар һәм милли парклар көне дигән рәсми бәйрәм билгеләп үтелә. Әлеге датаны 1997 елда Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды гамәлгә куйган. Бәйрәмнең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын экология проблемаларына җәлеп итү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Бу дата очраклы гына сайланмаган, бу көнне 1917 елда беренче Баргузинский дәүләт табигать тыюлыгы булдырылган.
Тыюлыклар һәм милли парклар – алар махсус саклана торган табигый территорияләр (МСТТ). Алар кыргый табигатьне һәм хайваннар дөньясын һәлакәттән саклау өчен кирәк.
Россиядә федераль, төбәк һәм җирле әһәмияттәге 13 меңгә якын МСТТ бар: 102 дәүләт табигать тыюлыгы, 51 милли парк, 67 дәүләт табигать заказнигы эшләп килә.