Чирмешән урманчылыгы һәм Чирмешән урман хуҗалыгы белгечләре кырмыскалыкларны коймалау буенча эшләр алып бара

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

«Чирмешән урманчылыгы» ДКУ һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Чирмешән урманчылыгы урман фондында урнашкан кырмыскалыкларны койма белән әйләндереп алу буенча эш алып бара. «Урманда булган һәркем анда кырмыскалар оясының күп булуы турында белә. Ә бит һәр кырмыска оясы – урман өчен файдалы, әмма зәгыйфь һәм сакчыл мөнәсәбәт таләп итә торган аерым уникаль хуҗалык, – ди урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков.  – Кырмыскаларны һәм аларның яшәү урыннарын кеше, хайваннар, кошлар тарафыннан тузгытудан саклау өчен, белгечләр кырмыска ояларын махсус такталар белән әйләндереп алалар. Мондый эшләр биотехник чаралар комплексына керә».

Аның сүзләренчә, быел барлыгы 35 кырмыска оясын койма белән әйләндереп алу планлаштырыла.

Кырмыскаларны «урман санитарлары» дип саныйлар, чөнки алар корткыч бөҗәкләрне нәтиҗәле юк итә. Урман кырмыскалары территорияне кортлардан, кисмәннәрдән һәм урманга зыян китерә алган башка бөҗәкләрдән саклыйлар. Алар күп кенә үсемлекләрнең орлыкларын таратырга, туфракны йомшартырга, чәчәкләрне серкәләндерергә дә ярдәм итә», – дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International