Татарстан Республикасында янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны салу һәм яңарту эшләре төгәлләнде

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасында дәүләт йөкләмәсе кысаларында янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны салу һәм яңарту эшләре төгәлләнде. Исегезгә төшерәбез, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау секторы хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, быел барлыгы 2271,6 км яңа полоса булдырылган һәм 4515,4 км озынлыктагысы карап чыгылган.

«Хәзерге вакытта урман тармагы белгечләре тарафыннан янгынга каршы юллар төзү һәм реконструкцияләү, урманнарга килүче гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү һәм янгынга каршы тематикага мәгълүмати стендлар урнаштыру буенча эшләр алып барыла, – дип сөйләде сектор мөдире Әнәс Сөнгатуллин. – Бу чараларның барысы да урман янгыннарын кисәтүгә, аларның таралуын чикләүгә һәм алар белән уңышлы көрәшне тәэмин итү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән».

Исегезгә төшерәбез, «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Проектта «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International