Рөстәм Миңнеханов Зәңгәр күлләр территориясен төзекләндерү белән танышты

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Зәңгәр күлләр» махсус саклана торган табигый территориясен үстерү концепциясен тормышка ашыру өстендә эшләүче ведомствоара команда белән эшлекле очрашуы узды. Очрашуда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

Зәңгәр күлләр – Казан халкы һәм кунаклары арасында популяр булган уникаль табигать һәйкәле. Әмма, вакытлар узу белән, контрольсез килү территориянең экологик потенциалына зыян китерә башлаган. Эшләнгән концепциянең төп бурычы – табигатькә сакчыл караш белән туристлар өчен уңайлы шартлар булдыру.

Проект өстендә зур дисциплина-ара команда эшли. Мондый ярдәм, экологиядән башлап территория белән алга таба идарә итүгә кадәр, төрле өлкәләрдәге мәсьәләләргә игътибар итәргә һәм экосистемага максималь саклык белән барысын да тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Проектның кураторы – ТР шәһәрләрен үстерү институты.

Рөстәм Миңнеханов зур һәм кече Зәңгәр күлләрне төзекләндерү белән танышты, шулай ук ял итүчеләр белән аралашты. ТР шәһәрләрне үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина туристлар агымын бүлү, су коену өчен яңа уңайлы урыннар булдыру, ял итү сценарийларын оештыру һәм күлләрнең бердәм коммуникацион һәм вакыйгалар программаларын тоташтыру турында сөйләде.

Аерым алганда, концепция сакланган территорияләргә керү өчен оештырылган урыннар булдыруны күздә тота: парковка, актив ял итү өчен җиһазлар прокаты белән павильон, каты көнкүреш калдыклары контейнерлары. Беренче экологик капкалар Зур Зәңгәр күл янында оештырылачак. Республика Рәисенә туристлар өчен экологик сукмак оештыру турында аерым сөйләделәр. Алар белем бирү һәм интерактив элементлар белән тутырылачак.

Шулай ук Рөстәм Нургали улы су коену өчен яңа урыннарны да карады. Купельләр (суга чуму өчен пирслар) – Казансу елгасына күлләр кушылган урыннарда суга чуму өчен җиһазландырылган һәм куркынычсыз урыннар. Алар суның үзлекләрен югалтмыйча, альтернатив су коену урынына әверлгәннәр. Әйтик, ял итүчеләрнең су коену мөмкинлеге калган, шул ук вакытта күлләрдән су шунда ук Казансуга агып китә, ә күлләрнең төбе һәм ләмнәр зыян күрми, Зәңгәр күлләр экосистемасы бозылмый. Барлыгы биш зона төзекләндерелгән: икесе – Кече Зәңгәр күлдә, берсе Агым күлендә һәм икесе – Зур Зәңгәр күлдә.

Зур Зәңгәр күл зонасында Рөстәм Миңнеханов җиһазландырылган Казансу елгасына  төшү юлын карады. Биредә елгада актив ял итү өчен көймәләр, байдаркалар һәм сапбордлар прокаты нокталары белән көймә станциясе ачылган.

ТР Рәисенә, Зур Зәңгәр күл территориясен төзекләндергәннән соң туристлар саны шактый артты, дип хәбәр иттеләр. Шуңа күрә киләчәктә Казан Кремле үрнәгендә туроператорларны аккредитацияли башлау планлаштырыла.

 

 

ТР Рәисенең матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International