Бүген Түбән Новгородта «Урман мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салу» бөтенроссия киңәшмәсенең беренче көне узды. Пленар утырыш Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников рәислегендә узды. Аның эшендә урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, тармак учреждениеләре, фәнни һәм экспертлар берләшмәсе вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында урманнан нәтиҗәле файдалануны оештыру, рекреацион эшчәнлекне гамәлгә ашыру, агач әзерләү һ.б. мәсьәләләр каралды.
Шулай ук «Урман мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салу» киңәшмәсе кысаларында бүген «Россия Федерациясе Урман кодексын гамәлгә кертү турында» 2006 елның 4 декабрендәге 201-ФЗ номерлы федераль законның 4.7 статьясы нигезендә күчемсез милек объектлары астында урман участоклары булдыру» темасына сессия үткәрелде. Катнашучылар әлеге закон нормаларын Идел буе федераль округы, Мәскәү, Иркутск өлкәләре һәм Ханты-Манси автономияле округы – Югра субъектларында куллану тәҗрибәсе турында фикер алыштылар.
Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков урман фонды җирләрендә күчемсез милек объектлары астында җир кишәрлекләре булдыру мәсьәләсенә бердәм караш булдырырга кирәклеген ассызыклады. Җир участогы урнашкан урын схемасын, аны раслауның чик срокларын раслаучы органны конкретлаштырырга кирәк, диде. Хәзер бердәм практика юк, ул һәр төбәктә – үзенеке.
«Без Росреестртагы коллегалар белән җир мәсьәләләре, шул исәптән урман амнистиясе һәм урман участокларыннан рөхсәтле файдалану төрләрен билгеләү мәсьәләсе буенча нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез. Шул ук вакытта без күчемсез милек объектлары астында урман участоклары барлыкка килүгә бәйле мәсьәләне җайга салу һәм тулаем алганда урман участоклары барлыкка килүне гамәлгә ашыручы документ турында мәсьәләне хәл итү кирәк дип саныйбыз», – диде ул.