Нурлат урманчылыгының урман фонды территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә. Ут таралуны булдырмый торган минераллаштырылган полосалар салуга зур игътибар бирелә. Шулай итеп, быел гомуми озынлыгы 238 км булган янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны булдыру һәм карау эшләре башкарылган.
Моннан тыш, урман янгыннары һәм урманнарны яклау тематикасына 56 аншлаг ремонтланган, 25,4 км озынлыктагы урман юллары төзелгән һәм реконструкцияләнгән.
«Урманнарда ел саен янгынга каршы төзекләндерү эшләре алып барыла. Безнең төп бурыч – урманнарда янгын чыгуны булдырмау өчен барлык шартларны тудыру һәм килеп туган куркынычларга мөмкин кадәр тизрәк җавап бирү, – дип сөйләде «Нурлат урман хуҗалыгы» ТР ДБУ директоры Спартак Еливанов. – Шулай ук урман янгыннарына каршы пропагандалау дәвам итә, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге һәм аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында мәгълүмати листовкалар һәм брошюралар таратабыз».