Мамадыш муниципаль районында урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләренә багышланган республика семинар-киңәшмәсе узды

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Бүген Мамадыш муниципаль районында урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләренә багышланган республика семинар-киңәшмәсе узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментының урманнарны саклауны контрольдә тоту һәм анализлау бүлеге башлыгы Валерий Захаров, министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлык хезмәткәрләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар башта Мамадыш урманчылыгының Комазан кишәрлеге урманчылыгының 1 кварталында сирәкләндерү һәм ирекле сайланма кисүләренең нәтиҗәләре белән таныштылар. Алар шулай ук Дүсмәт авылы янында булдырылган урман культураларының сыйфатын да бәяләделәр.

Маршрутның икенче ноктасы «Мамадыш урман хуҗалыгы» ТР ДБУ урман питомниклары булды. Анда белгечләр 2022-2024 еллардагы чыршы, нарат, имән һәм башка агач токымнары чәчүлекләрен күрә алдылар.

Аннары семинар-киңәшмәдә катнашучылар Келәүш кишәрлеге урманчылыгының 81 нче кварталындагы урман кишәрлекләрен карадылар, анда урманнарны торгызу эшләре уздырылып, яктылык кертү өчен агачлар киселгән.

Алга таба Җөри авылы мәдәният йорты базасында пленар утырыш узды.

Җыелышта ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров докладлар белән чыгыш ясады.

Илгизәр Зарипов үз чыгышында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2024 елның 8 аенда башкарган эшенә йомгак ясады. Ул быел Татарстан Республикасында 12 мең га мәйданда урман культураларын агротехник карау буенча эшләр башкарылуы, 21,4 га мәйданда базислы урман питомникларында чәчү эшләре башкарылуы турында сөйләде. 669 кг урман үсемлеге орлыгы әзерләнгән, шул исәптән нарат – 412 кг, чыршы – 72 кг, карагай – 10 кг, каен – 165 кг, юкә – 10 кг.

Урманнарны саклау максатларында быелның июнендә Баулы, Бөгелмә, Болгар, Азнакай һәм Лениногорск урманчылыкларында 12,2 мең га мәйданда парсыз ефәк күбәләге чыганакларын бетерү буенча чаралар уздырылган.

Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман саклауны гамәлгә ашыру кысаларында урман фонды җирләренә 25 мең патрульлек, 2,5 меңнән артык профилактик чара һәм 58 контроль (күзәтчелек) чара башкарылган. Аларның нәтиҗәләре буенча урман законнарын бозуның 101 очрагы ачыкланган.

Рәис Гомәров республика предприятиеләренә агач кайтару күрсәткечләренә, түләүле хезмәтләр күрсәтүдән кергән керемнәргә, хезмәт хакына, хезмәтне саклауга һәм башкаларга тукталды.

Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, Идел буе, Баулы, Түбән Кама, Саба һәм Кайбыч урман хуҗалыклары хезмәткәрләре бу елның 1 сентябренә түләүле хезмәт күрсәтү планнарын арттырып үтәгәннәр. Республиканың Тәтеш, Шәһәр яны, Биләр һәм Зәй урман хуҗалыклары белгечләренә бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк.

Аннары Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментының урманнарны саклау һәм саклауны контрольдә тоту һәм анализлау бүлеге башлыгы Валерий Захаров һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин чыгыш ясадылар.

Валерий Захаров искә төшергәнчә, 2023 ел йомгаклары буенча Татарстан урман хуҗалыгын алып бару нәтиҗәлелеге буенча ил төбәкләре арасында беренче урынны алган. «Шулай ук республикада урман янгыннарын кисәтү буенча да зур эш алып барыла, – диде ул. – Бу уңышлар артында урман тармагында эшләүчеләрнең гаять зур хезмәте тора. Якынлашып килүче һөнәри бәйрәм белән котлыйм. Сезгә урманнарда янгын куркынычы сезонын уңышлы уздыруны һәм быел куелган барлык бурычларны үтәвегезне телим».

Вадим Никитин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта районда халыкны авыл җирлегендә калдыру программасы эшләнә. «Яңа торак төзелешен, шулай ук икенчел торак сатып алуны субсидияләргә планлаштырабыз, – диде ул. – Әлеге ярдәм чаралары урман тармагы белгечләренә дә кагылачак. Район территориясенең өчтән бер өлешен урманнар били. Без үзебезнең «яшел» байлыкларыбыз һәм аларны саклап калу һәм арттыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләүче кешеләр белән горурланабыз».

Киңәшмәгә министр Равил Кузюров йомгак ясады. Ул ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләренә урманнарны саклау һәм яңадан торгызу, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, урманнарны саклау һ.б. эшләрне башкару белән бәйле йөкләмәләр бирде.

«Барыгызны да якынлашып килүче һөнәри бәйрәм – Урман хезмәткәрләре көне белән котлыйм, – диде Равил Кузюров. – Безнең команда көйләнгән, барлык бурычлар да аның җилкәсенә төшә. Урманга хезмәт итүегез өчен рәхмәт. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм башлангычларыгызда уңышлар телим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International