Равил Кузюров матбугат конференциясендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 2024 елның 11 аендагы эшенә йомгаклар турында сөйләде

2024 елның 6 декабре, җомга

Равил Кузюров матбугат конференциясендә урман хуҗалыгы министрлыгы эшенә йомгаклар турында сөйләде. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 2024 елның 11 аендагы эшенә йомгак ясауга багышланган матбугат конференциясе узды. ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманнарны саклау һәм үрчетү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, быел республикада «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 2782 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган. Төбәк проектының «Урман торгызу һәм урман үстерү мәйданының кисеп алынган һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» дигән максатчан индикаторының әһәмияте 120% тәшкил итә.

«Шулай ук урман культуралары сезоны кысаларында 1880 гектар мәйданда башка категория җирләрдә саклагыч урман утыртмалары булдырылды, – диде министр. – Төбәк проектын исәпкә алып, быел урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү буенча башкарылган эшләрнең гомуми мәйданы 4662 гектар тәшкил итте».

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткечләре булып «Урманнарны торгызу һәм үрчетү өчен урман үсемлекләре орлыклары запасы, кг» һәм «Урман үсемлекләре утырту материалының күләме, мең данә» тора. Ел дәвамында урманчылар тарафыннан урман барлыкка китерүче төп токымнарның 11,5 тонна орлыгы әзерләнгән һәм 33,7 млн.данә чәчүлек үстерелгән, шул исәптән 12 млн. данәсе – ябык тамыр системасы белән.

«2024 ел – төгәлләү елы. Гомуми санау уздырсак, 2019 елдан 2024 елга кадәр «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 21524 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды, – диде, мәгълүмат биреп, Равил Кузюров. – Киләсе елда  «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты составында яңартылган төбәк проекты эшләтеп җибәреләчәк. Әлегә паспорт расланмаган, эшләнә».

Аның сүзләренә караганда, 2024 елда Татарстан Республикасы урманнарында янгын куркынычы сезоны 15 апрельдә ачылган һәм 25 октябрьдә ябылган. Ул 193 көн дәвам итте. Шушы чорда 368 термик нокта, урман фонды белән чиктәш территорияләрдә 253 яну очрагы теркәлгән.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге хокук бозуларга каршы көрәш тора, дип билгеләп үтте министр. Ел башыннан Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 34 мең патрульлек үткәрелгән, административ хокук бозулар турында 142 беркетмә төзелгән, 904,7 мең сумлык административ штраф салынган. Иң еш очрый торган хокук бозулар – урманнардан файдалану һәм урманнарда санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

«Урман утыртмаларының санитария һәм урман патологиясе торышын яхшыртуга да аерым игътибар бирелә, – дип өстәде Равил Кузюров. – Әлеге эшчәнлек кысаларында 2024 елда Татарстан Республикасында 3,9 мең гектар мәйданда урман патологиясен тикшерү эшләре һәм 1,9 мең гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелде».

Урманнарны саклау максатларында быел 12,2 мең га мәйданда урман корткычлары учакларын бетерү буенча чаралар башкарылган.  «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге хезмәткәрләре тарафыннан көзге чорда үткәрелгән исәпкә алу йомгаклары буенча киләсе елда урман утыртмаларының санитария һәм урман патологиясе торышының начараю куркынычы булмавы, 2025 елда зарарлы организмнар санын юкка чыгару яки бастыру буенча чаралар үткәрү таләп ителмәве ачыкланган.

Министр шулай ук урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын кертүгә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең техника паркын яңартуга, файдалану өчен исәпләнгән урман бүлемтеген үзләштерүгә, икътисадый күрсәткечләргә, «Хәтер бакчасы», «Татарстанның чиста урманнары», «Урманны саклыйк» табигать саклау акцияләре үткәрелүгә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International