Бүген Министрлыкта «Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2024 елгы эш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары турында» киң вәкиллекле йомгаклау утырышы узды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Төп доклад белән ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгыш ясады. Ул 2024 елда республикада «Экология» илкүләм проекты кысаларында 2,8 мең га мәйданда урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылуы турында сөйләде. «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте» дигән күрсәткеч 140% тәшкил итә (план күрсәткече – 100%).
«2025 елдан урманнарны торгызу һәм үрчетү «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында башкарылачак, – дип хәбәр итте Равил Кузюров. – 3 максатчан индикатор билгеләнгән: «урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданнарына мөнәсәбәте», «урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү» һәм «2021 елга карата урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданнарын киметү».
Узган ел шулай ук Татарстанда 1,7 мең га мәйданда саклагыч урман утыртмалары утыртылган. Моннан тыш, 441 гектар мәйданда «компенсацияле» урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылган. Шулай итеп, республикада урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү буенча башкарылган эшләрнең гомуми мәйданы 4,9 мең гектар тәшкил итә.
Урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту максатында 2024 елда 4 мең га мәйданда урман патологиясе тикшерелеп, 2 мең га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән.
«Парсыз ефәк күбәләгенә каршы да көрәш алып барылды – 12,2 мең гектар мәйданда зарарлы организмнар санын юкка чыгару яки бастыру буенча чаралар башкарылды, – диде Равил Кузюров. – Көзге чорда үткәрелгән исәпкә алу йомгаклары буенча 2025 елда урман утыртмаларының санитария һәм урман патологиясе торышының начараю куркынычының булмавы ачыкланды».
Федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге), урманнарны саклау кысаларында узган ел 37 меңнән артык патрульлек, 69 контроль (күзәтчелек) чарасы, контрольлектәге затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә 2,9 мең профилактика чарасы үткәрелгән. Аларның нәтиҗәләре буенча административ җаваплылыкка тарту турында 144 карар чыгарылган, 955 мең сумлык штраф салынган.
«Министрлык эшенең тагын бер өстенлекле юнәлеше булып урманнарны янгыннан саклау кала, – дип өстәде министр. – Узган ел урманнарда янгын куркынычы сезоны 15 апрельдә ачылды һәм 25 октябрьдә ябылды, ул 193 көн дәвам итте. Янгын куркынычы булган чорда космик, авиация һәм җир өсте янгын куркынычы мониторингы алып барылды, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы башкарылды. Шушы чорда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм торак пунктлар җирләрендә барлыгы 258 яну очрагы теркәлде».
Утырышта шулай ук «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ТР ДБУ директоры Айдар Гайфуллин, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев докладлар белән чыгыш ясадылар.
Айдар Гайфуллин катнашучыларны 2024 елгы урманнарда янгын куркынычы сезоны йомгаклары, Рифкать Миңнеханов Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын фәнни-технологик үстерү бурычлары белән таныштырды.
Аерым алганда, Рифкать Миңнеханов Казан дәүләт аграр университеты, Казан федераль университеты һәм Казан милли тикшеренү технология университеты проектлары турында сөйләде. «Татарстан Республикасында урман комплексы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен киң колачлы фәнни потенциал бар, – дип билгеләп үтте ул. – Шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе конкурсы аша фундаменталь һәм гамәли фәнни эшләр башкаруга грант алу мөмкинлеге дә бар».
Сергей Ковалев Идел буе федераль округында урманнарны саклау һәм торгызу буенча башкарылган эшләргә тукталды.
«Узган ел Татарстанда дәүләт йөкләмәсендә каралган барлык чаралар да үтәлде, – диде ул. – Республика кайбер юнәлешләр буенча, шул исәптән урманнарны торгызу, урманнарны янгыннан саклау буенча да, лидер булып тора. Урман хуҗалыгын алып баруга Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы тарафыннан да югары бәя бирелә. 2022 һәм 2023 еллардагы эш нәтиҗәләре буенча Татарстанга урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрне үтәүнең нәтиҗәлелеге буенча Россия Федерациясе субъектлары рейтингында беренче урын бирелде».
Утырышка йомгак ясап, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Министрлыкка башкарылган зур эш, шулай ук депутатлар корпусы белән тыгыз элемтәдә торулары өчен рәхмәт белдерде. Парламент башлыгы урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе нигезендә дәүләт учреждениеләренең агач әзерләү хокукын беркетүгә юнәлдерелгән «Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын эшләүне шундый хезмәттәшлекнең бер мисалы дип атады.
«Мин сүземне Министрлыкка, урманчыларга, урманчылыкларга сезнең тармак мәсьәләләре өлешендә, шул исәптән федераль дәрәҗәдә дә, законнар әзерләүдә актив катнашулары өчен рәхмәт сүзләреннән башлыйм. Кабул ителгән законнарның эшләве, гамәлдә булуы мөһим, һәм иң мөһиме, сезнең Министрлык тарафыннан уңышлы гамәлгә ашырыла, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Урман – безнең уртак байлыгыбыз, ул экологик иминлекне тәэмин итүдә төп роль уйный, бу күпвекторлы икътисады һәм сәнәгать предприятиеләре булган республикабыз өчен бик мөһим. Бу җәһәттән, урманнарны саклап, сез экологияне саклауның югары миссиясен үтисез».
Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, бу еллар эчендә Министрлык урман массивларының кимүенә юл куймаган. Моннан тыш, җайга салынган эш нәтиҗәсендә янгын куркынычы булган сезонда эре урман янгыннарыннан котылып калу мөмкин булды. «Бу – сезнең казаныш, янгыннарга юл куймау, законсыз кисүләрне булдырмау, республикабызның урман фондын саклау, бу 4 миллионнан артык татарстанлының югары тормыш сыйфатын саклап калу мөмкинлеген бирә, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Урман – кыйммәтле ресурс, әмма шул ук вакытта ул чикләнгән. Әгәр без аңа игътибарсыз карасак, без аны югалтырга мөмкинбез. Сезнең Министрлыкта моны аңлау бар».
Утырыш Татарстан Республикасы урман тармагының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.