Казанда Казан дәүләт аграр университеты базасында Халыкара урманнар көненә багышланган тантаналы чара узды

2025 елның 21 марты, җомга

Бүген Казанда Казан дәүләт аграр университеты базасында Халыкара урманнар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Аның кысаларында «Урманнар һәм азык-төлек» күргәзмәсе оештырылды. Азнакай, Зеленодольск, Шәһәр яны, Саба урманчылыклары, Урман-янгын үзәге, «Рослесинфорг» ФДБУнең Казан филиалы, «ВНИИЛМ» ФБУ филиалы Көнчыгыш-Европа УСС белгечләре җитештерелә торган продукцияне, шулай ук үз эшләрендә кулланыла торган җайланмаларны тәкъдим иттеләр.

Чарада катнашучыларны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилова сәламләде.

«Урманнарны саклау – һәрберебезнең җаваплылыгы икәнен онытырга ярамый, – диде Равил Кузюров. – Бу процесста мәгариф һәм мәгърифәтчелек төп рольне уйный. Без яшьләрне әйләнә-тирә мохитне саклау инициативаларына актив җәлеп итәргә, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итүче белем бирү чаралары һәм акцияләр уздырырга тиеш».

Ләйсән Әбҗәлилова фән һәм урман хуҗалыгы багланышларына тукталды. «Татарстан Республикасында, башка төбәкләрдәге кебек үк, Халыкара урманнар көне халыкара инициативалар контекстында билгеләп үтелә. Белем һәм технологияләр белән уртаклашу, уртак проектлар эшләү безгә урманнарда барган процессларны аңлауда көчебезне берләштерергә ярдәм итә, – диде ул. – Генетика, экология һәм биотехнологияләрдәге заманча казанышлар урманнарны саклау һәм торгызуның инновацион ысулларын эшләү өчен яңа офыклар ача, бу илебезнең экологик тотрыклылыгының нигезе булып тора».

Соңыннан «Урманнар һәм аларның азык-төлек белән тәэмин итүдәге роле» темасына доклад белән ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады.

«Урман – торак өчен төзелеш материалы, җылыту һәм ризык әзерләү, кораблар төзү, сәнгать һәм һөнәрчелек өчен агач. Шулай ук бу җимешләр, җиләкләр һәм туклану һәм дәвалау өчен кабык та. Агачлар булмаса, җәмгыять без белгән кыяфәттә булмас иде. Җәмгыять технологик яктан никадәр алга киткән булса, аның урман белән табигый бәйләнеше һәм урман китергән байлыклары шулкадәр ачык күренә, – дип ассызыклады ул. – Урманнар җир территориясенең өчтән берен алып тора, ләкин аларга җир өсте биотөрлелегенең 80% ы туры килә».

БМО Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (ФАО) мәгълүматлары буенча, дөньяда 2,5 млрд. кеше азык-төлек, ягулык һәм керем чыганагы буларак урманнарга бәйле. Күп кенә авыл җәмгыятьләре өчен урманнар даруларның һәм өстәмә азык-төлекнең төп чыганагы булып тора.

«Урман продукциясе белән сәүдә итүнең вакыты безнең цивилизациягә тиң мең еллар, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Фиргавен Менес төрбәсендә (б.э.к. 3200-3000 еллар) Африканың кара агачыннан такта тапканнар. Шулай ук археологлар борынгы римлыларның йортларын төзегәндә Франциянең төньяк-көнчыгышында үскән имән такталары кулланылганын ачыклаган».

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, «Казан ДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең урман хуҗалыгы һәм экология факультетының урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин, «Гафэль» ҖЧҖ җитәкчесе Алим Галимуллин, «Интех лес» ҖЧҖ вәкиле Магарлам Микаилов, «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ укытучысы Павел Сухов һәм башкалар да чыгыш ясады. Белгечләр үз чыгышларында урман төзелеше мәсьәләләренә, авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттыруда агроурманмелиорациясенең роленә, Кытайның үсемлекләр үстерү тәҗрибәсенә һәм урманчыларның 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешенә тукталдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International