Буа урманчылыгында «Урман хуҗалыгында бер көн» һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды

2026 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Кичә, 15 сентябрьдә, Буа урманчылыгы базасында Ырынгы урта мәктәбенең «Рунга» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман хуҗалыгында бер көн» һөнәри юнәлеш бирү чарасы оештырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Экскурсия барышында балалар урманчылык эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштылар һәм җитәкче-урманчы, урманны саклау һәм яклау буенча инженер, урманнан файдалану буенча инженер һәм бухгалтер кабинетларында булдылар.

Учреждение белгечләре урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр турында җентекләп сөйләделәр, шулай ук һөнәри эшчәнлектә кулланыла торган махсус җайланмаларны күрсәттеләр.

Балалар «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ һәм «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү йортында урман профилендәге белем алырга мөмкин булуы турында белдерләр.

Чара укучыларның тармакта эшкә урнашу перспективалары турындагы сорауларына җаваплар белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International