Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

2026 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә.

Эшчәнлекләре һәм проектлары җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алган һәм коммерциячел булмаган сектор, гражданлык җәмгыяте үсешенә зур өлеш керткән гражданнар һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар гариза бирә ала.

Дәгъва кылучыларның документлары 2026 елның 5 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Батурин ур., 7 й. Элемтә өчен телефон: 8 (843) 567-80-94.

Тулырак мәгълүматны монда белергә мөмкин: https://oprt.tatarstan.ru/premiya-raisa-respubliki-tatarstan-za-vklad.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International