Рослесхозда Урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча федераль штаб утырышы узды

2026 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне координацияләү буенча федераль штаб утырышы булып узды.

Видеоконференция режимында узган чарада Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский, урман хуҗалыгының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.

Утырыш барышында Россия Федерациясе субъектлары территориясендә урнашкан урман-янгын хәлләре каралды.

Узган тәүлектә Россиянең 10 төбәгендә 16 урман янгыны сүндерелгән. 4 төбәктә 22 урман янгынын сүндерү эшләре алып барыла.

Урман янгыннарын сүндерүдә 694 кеше, 42 берәмлек техника, 9 һава судносы, урман янгыннарына авиация мониторингында 48 һава судносы җәлеп ителгән.

«Саяно-Шушенский» ДТБТ ФДБУ (Красноярск крае) урман янгынын сүндерүдә ярдәм итү өчен «Авиалесохрана» ФБУнең 16 хезмәткәре җәлеп ителгән. Ямал-Ненец автономияле округына урман янгыннарын сүндерүдә ярдәм итү өчен Ханты-Манси автономияле округы – Юграның Урманнарны авиация ярдәмендә һәм җир өстендә саклау базасының  100 хезмәткәре җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International