Татарстан Республикасының Арча муниципаль районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык конкурсы узды. Чара Урман хезмәткәрләре көне алдыннан үткәрелде.
Конкурста «Арча урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Арча урман хуҗалыгы» ТР ДБУ белгечләре катнашты.
Конкурс барышында катнашучылар урманнарны торгызу, урманнарны янгыннан саклау, аларны корткычлардан һәм авырулардан саклау, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, урманнарны саклау һәм башка өлкәләрдә үз белемнәрен күрсәттеләр.
«Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсы йомгаклары буенча беренче урынны Сурнар кишәрлеге урманчылыгы хезмәткәрләре алды. Икенче урында – Балтач кишәрлеге урманчылыгы командасы, өченче урында – Тукай кишәрлеге урманчылыгы командасы.
Кишәрлек урманчылары арасында беренче урынга – Марсель Низамиев, икенче урынга – Рафис Исламов, өченче урынга Фәргать Һадиев лаек булды.
Урман осталары арасында беренче урынны Алмаз Миңнебаев яулады, икенче урында – Харис Гыйззәтуллин, өченче урында – Илгиз Гыйззәтуллин.