Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман хуҗалыгында бер көн» дигән 50дән артык һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрде. Чаралар ел саен сентябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Урман хезмәткәрләре көненә багышланган иде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый очрашуларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Мисал өчен, «Кама урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре экскурсия үткәрделәр. Усали урта мәктәбенең «Азбука Земли» мәктәп урманчылыгында катнашучылар урман янгыннары станциясендә һәм Кама урман хуҗалыгының базислы урман питомнигында булдылар, анда урман торгызу өчен стандарт утырту материалы үстерү технологияләре белән таныштылар.
«Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре мастер-класс оештырдылар. Красный Бор урта мәктәбенең «Тере планета» мәктәп урманчылыгы әгъзалары буссоль, үлчәү сәнәге, биеклек үлчәү приборы кебек җайланмалардан ничек файдаланырга кирәклеге турында, урман законнарын бозуларны ачыклау һәм кисәтү максатында урман кишәрлекләрендә патрульлек итү үзенчәлекләре турында белделәр.
Кәләй урманчылыгы белгечләре үз эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләделәр һәм Әлмәт районының Урман-Кәләй урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Урман чишмәсе» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман хуҗалыгы һөнәрләре» дигән экологик квест үткәрделәр.