Рослесхозда урман торгызу эшләрен башкару мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2026 елның 22 сентябре, сишәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында урман торгызу эшләрен башкару мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Утырышны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский үткәрде.

Видеоконференция режимында узган чарада урман комплексының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәүче консультанты Динә Гарипова катнашты.

Төп доклад белән Рослесхозның Урманнарны торгызу һәм саклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина чыгыш ясады. Ул урман торгызу буенча башкарылган эшләр турында сөйләде һәм алдагы чорга өстенлекле бурычларны билгеләде.

Киңәшмә барышында урман торгызу эшләренең сыйфаты, шулай ук урман культураларының яшәешен контрольдә тоту мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International