Саба районының Олы Кибәче урта мәктәбенең «Урман эзтабарлары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Саба урманчылыгында булдылар. Балалар өчен экскурсияне урманны саклау һәм яклау буенча инженер Зоя Мултанова үткәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Визит барышында Зоя Мултанова укучылар өчен «Урманны саклагыз» дигән темага дәрес үткәрде. Ул урманчыларның көндәлек эшендә кулланыла торган заманча һөнәри җайланмалар: агачның яшен белү өчен кулланыла торган бораулау, навигатор, эклиметр, нивелир, буссоль, үлчәү тасмасы кебек коралларны күрсәтте.
Укучылар урманнарны торгызу технологияләре, урман корткычлары һәм авырулары белән көрәшү ысуллары турында белделәр. Моннан тыш, урманнарны янгыннардан саклау мәсьәләләренә, урман янгыннарының төрләренә һәм сәбәпләренә, шулай ук урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде.
Н.М.Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасы балаларда аеруча кызыксыну уятты, биредә агач-куак һәм чәчәк-декоратив үсемлекләрнең уникаль төрләре тупланган. Экскурсия Урман хуҗалыгы музеенда тәмамланды.