Шәһәр яны урманчылыгы Каенлыгында «Җиңү урманы» утыртыла башлады

2015 елның 25 апреле, шимбә

Сугышта һәлак булган 27 миллион кешенең һәрберсе хөрмәтенә берәр агач утырту буенча бөтенроссия акциясен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы былтыр көз үк хуплап чыккан иде. Кыш дәверендә урманнарны яңадан торгызу бүлеге белгечләре муниципаль берәмлекләрдән җыйган белешмәләргә күрә, Җиңү урманнарына 2015 елда 400 мең үсенте утыртылачак.

Урман утырту көнендә Бөек Ватан сугышы ветераннары, ТР Югары Советы депутатлары белән бергә, Каенлык территориясендәге истәлек аллеясына 200 каен һәм 4 мең ылыслы агач утыртты. Агач утырту алдыннан тантаналы митинг үткәрелде, анда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм министрның беренче урынбасары Харис Мусин чыгыш ясады. Римма Ратникова: урманнарның матурлыгы тынычлыкның кыйммәтен искәртеп торачак, дип белдерде һәм катнашучыларны Җиңү көне белән котлады. Харис Мусин да халыкны бәйрәмгә әверелеп киткән Урман утырту көне белән котлады. Каенлыкта республиканың башка министрлык һәм тармакларында эшләүчеләр дә агач утырттылар.

Агач утыртучылар өчен үзешчән артистлар чыгыш ясады, кыр кухнясы эшләп торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International