“Уылдык чәчү” табигать саклау акциясе башыннан алып дәүләти тыюлыклар инспекторларына беркетелгән Идел-Кама бассейны акваториясендә 110 рейд үткәрелеп, шуларда РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 18.11.2014 № 453 боерыгы белән расланган Балык тоту кагыйдәләр бозуның 74 очрагы ачыкланды. 67 тоту коралы йолып алынды. 22 административ эш һәм 5 җинаять эше кузгатылды.