Теләсә кайсы биологик төрнең табигатьтән югалуын кире кайтарып булмый, шунлыктан табигать тыюлыклары белгечләренең төп эш юнәлешләренең берсе булып ТР Кызыл китабына кертелгән хайван һәм үсемлекләрне күзәтү, алар турында белешмәләр җыю, аларны саклау тора.
Былтыр Лобач тавы территориясен тикшергәндә Венера башмакчыгы үсә торган яңа урын табылган иде. Быел “Озын Алан” тыюлыгы белгечләре шул җиргә тагын барып, барлык үсемлекләрнең чәчәк ату хәлендә булуын, кайберләренең генә инде чәчәк койган булуын күрделәр. Венера башмакчыгына искиткеч матур булганы өчен генә шулай игътибар ителми. Аның орлыклары начар шыта, ә тернәкләнеп киткән үсемлекләр 8-10 елдан соң гына чәчәк ата.
Лобач тавы территориясенә биология фәннәре кандидатлары В.Г.Ивлев һәм Т.Н.Добрецова барган иде. Алар Венера башмакчыкларының шау чәчәктә утыруына сокланып, алар өчен үсеш шартларының уңай булуны күреп кайттылар.