Өйрәнүләрдә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре һәм хезмәткәрләре, Мамадыш муниципаль районының янгын сүндерү бүлекләре – барлыгы 70 кеше һәм 25 берәмлек махсуслаштырылган техника, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының МИ-8 вертолеты катнашты.
Өйрәнүләрдә шулай ук Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, Марий Эл Республикасы, Самара һәм Түбән Новгород өлкәләреннән килгән вәкилләр катнашты.
Өйрәнүләрнең сценариесе буенча, коры үләнгә ут төртү сәбәпле янгын телләре урман кишәрлегенә күчә һәм шуннан соң урман бистәсенә дә тарала. Хәвеф арту куркынычына карап, өйрәнүләрдә һәм янгынга каршы көрәшкә яңадан-яңа көчләр һәм техник чаралар җәлеп ителә. Бистәдә яшәүчеләр эвакуацияләнә.
ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров билгеләп үткәнчә, өйрәнүләрдә катнашкан барлык хезмәтләр дә куелган бурычларны җиренә җиткереп үтәде.
Өйрәнүләр барышында Урман хуҗалыгы министрлыгының һәм Федераль янгынга каршы хезмәтнең барлык янгын сүндерү хезмәтләре дә куелган максатларны үтәде. ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров әйтеп узганча, республикада урман янгыннарын сүндергәндә ведомство вәкаләтләренә бүлеп карау дигән нәрсә юк. Янгынга каршы көчләрне берләштереп көрәшергә кирәк.