“Дала” (“Степной”) тыюлыгы чикләрендә урнашкан авыл хуҗалыгы җирләрен “РосНефтеКомплект” ҖЧҖ (Лениногорск ш.) тарафыннан ЕС Европа регламентлары нигезендә билгеләнгән экологик җитештерү таләпләренә туры килүенә карата сертификацияләү үткәрелде.
Туфракның уңдырышлылыгын, үсемлекләрнең, хайваннарның, кешеләрнең сәламәтлеген саклау; югары биологик төрлелеккә теләктәшлек күрсәтү; үсемлекләрне корткычлардан һәм авырулардан саклау өчен пестицидлар һәм башка төрле химик матдәләр файдаланудан баш тарту; ГМО куллануны тыю, химик ашлама һәм ионлаштыру нурлашын кулланудан баш тарту җирне органик эшкәртү принциплары булып тора.