2015 елның 25 апреленнән башлап 10 июненә кадәрге чорда Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау буенча дәүләт инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасының саклана торган акваторияләрендә табигатьне саклау законнарын бозуның 190 очрагы ачыкланды. РФ КоАП 8.39 статьясы нигезендә административ хокук бозу турында 70 беркетмә төзелде. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына җинаять эше кузгату өчен 10 материал тапшырылды.
Операция барышында табигатьне саклау законнарын бозучылардан табигатьтән законсыз файдалануның 228 коралы, шул исәптән 151 ятьмә, шулай ук 39,2 кило балык һәм 6 йөзү чарасы тартып алынды.
Операция барышында физик затларга барлыгы 171 мең сумлык штраф салынды, хокук бозучыларга карата 56,1 мең сумлык зыян дәгъва ителде.