“Озын Алан” ДТКТ хезмәткәрләре ел башыннан бирле контрольлектәге территорияләрдә табигатьне саклау законнары бозылу очракларын ачыклау буенча 70 рейд үткәрде

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

Мондый рейдлар Апас районында яңадан торгызылган табигый ядкәрләр: “Бүрекле маршалл тавыгы яшәгән урын”, “Петр почмагы” һәм “Зөя дугае” территорияләрендә уздырылды.  Әлеге объектларның чикләрендә кышкы чорда аншлаглар урнаштырылды, аларда территориянең картасы сурәтләнгән һәм махсус режимлы пунктлар турында язылган. Карарлар җирле һәм республика басмаларында басылып чыкты.

         Ләкин, кисәтүләргә карамастан, закон бозучылар очрап тора. Әйтик, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторлары “Зөя дугае” табигать ядкәре территориясендә балык тоту кагыйдәләре бозылу очрагына тап булды. Нәтиҗәдә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм штраф рәвешендә административ җәзага тарту турында карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International