“Кастамону” компаниясенең корпоратив газетасы ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров белән әңгәмә бастырып чыгарды

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

Бөтенроссия басмасы корреспонденты Д.Назаркинга биргән әңгәмәсендә А. Нәзиров министрлыкның якын киләчәктәге һәм перспективалы планнары, шулай ук “Алабуга” махсус икътисади зонасында “Кастамону Интегрейтд Вуд Индастри” агач эшкәртү заводы ачылу белән ведомство эшендә барлыкка килгән үзгәрешләр турында сөйләде.

Министр шулай ук урман торгызу, аны саклау, яклау белән берлектә урман-чимал ресурсларыннан рациональ файдалану арасында баланс булдыруны урман белгечләренең бүгенге көндә әһәмиятле бурычы итеп атады. “Авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә файдаланылмый торган барлык җирләрдә дә урман үсәргә тиеш”, – дип ассызыклады сөйләшү барышында Алмас Нәзиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International