Кукмара районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Роберт Мансуров җитәкчелегендәге кунакларны көллиятнең директоры Афанасий Данилов каршы алды һәм көллият буенча озата йөрде. Ул коллегаларны көллияттәге укытучылар һәм мөгаллимнәр белән таныштырды, алар барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Түгәрәк өстәл барышында бирегә җыелучылар көллияттә мәктәпне тәмамлаучыларга белемнәрен дәвам иттерү, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы шартлар тудырылуы, шулай ук көнкүреш шартларының да яхшы булуын билгеләп үттеләр, үз мәктәпләрендәге чыгарылыш укучылары белән һөнәри юнәлеш эшен алып баруда әзер булуларын белдерделәр.