“Идел буе урманчылыгы” ДКУ территориясендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының семинар-киңәшмәсе булды

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

13.07.2015

Семинарга министрның беренче урынбасары Харис Мусин җитәкчелек итте. Семинарда катнашучылар – җитәкче-урманчылар, кишәрлек урманчылары, урман осталары, урманны саклау һәм яклау буенча инженерлар, министрлык белгечләре.

         Семинар барышында Дәүләт йөкләмәсе нигезендә эшләр башкарылган урман кишәрлекләре, җитештерү кишәрлекләре, урман питомнигы, төзекләндерелгән ял урыннары каралды.

         Министрлыктагы бүлекләрнең башлыклары мәгълүмати чыгыш ясады һәм урман хуҗалыгы чараларының төп юнәлешләре буенча теоретик һәм гамәли киңәшләрен җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International