РФ Хөкүмәтендә булып узган “2015 елда Россия урманнарында янгын куркынычы янаган чор узуы турында” Бөтенроссия селектор киңәшмәсендә янгын куркынычы янаган чорның бер өлеше буенча нәтиҗә ясадылар

2015 елның 14 июле, сишәмбе

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик, селектор киңәшмәсендә чыгыш ясап, быел янгыннар чыгу күрсәткече 2014 елның шушы чоры белән чагыштырмача түбәнрәк, дип хәбәр итте. Бу урманнардагы янгыннар санына да, янгын чыккан урыннарның мәйданнарына да кагыла. РФ субъектлары тарафыннан тапшырылган мәгълүматларга караганда, урманнардагы янгыннар саны 31%ка, янгыннарның гомуми мәйданы 13%ка кимегән.

Киңәшмә эшендә Татарстаннан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин катнашты. Урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү буенча комплекслы башкарылган оештыру һәм гамәли чаралар нәтиҗәсендә, 15 июльгә кадәр булган мәгълүматлар буенча, республика территориясендәге урманнарда янгыннар теркәлмәде. Бүген урман янгыннарын сүндерү формированиеләренең саны 23 янгын-химия станциясендә 824 кеше тәшкил итә, бу станцияләрнең 18е – II типлы, 5се – III типлы.

            Хәзерге вакытта язын корылган янгынга каршы минеральләштерелгән полосаларны яңарту эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International