27 июль иртәсенә карата, узган атна дәвамында республика территориясендә урман янгыннары теркәлмәде.
Синоптиклар фаразынча, киләчәк атна аз болытлы булачак, коры, эссе һава торышы әйләнеп кайта. Шуңа бәйле рәвештә Министрлык гражданнарга һәм республика кунакларына гозер белән мөрәҗәгать итә: урманда булган чакта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә. Россия Федерациясенең барлык территориясендә урман сагы буенча туры элемтә телефоны 8-800-100-94-00 (шалтырату бушлай).