Семинар кысаларында анда катнашучыларны урманчылыкларның, урман питомникларының гамәлдәге эш ысуллары, федераль дәүләт урман күзәтчелеге (урман сагы) өлкәсендәге инновацион карарлар, урман торгызу чараларын өйрәнү юллары белән таныштырачаклар.
Семинар эшендә һәр урманчылыктан мәктәп урманчылыклары вәкилләре катнашачак. Атна дәвамында алар “Крутушка” шифаханә комплексы территориясендә урнашкан балалар өчен палаткалы алан базасында шөгыльләнәчәк.