8 августта Лубян урман-техника көллиятен тәмамлаучылар очрашачак

2015 елның 4 августы, сишәмбе

Ел саен, августның икенче шимбәсендә, көллият каршындагы фонтан янындагы мәйданда үткән елларда көллиятне тәмамлаучылар җыелыша. Алар Татарстаннан, Мари Иленнән, Чуашиядән, Киров өлкәсеннән, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килә.

Лубян урман хуҗалыгы техникумына 1921 елда нигез салына, 2002 елда ул республика юрисдикциясенә тапшырыла, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы структурасына кертелә. Шул вакыттан бирле урман-техника көллияте буларак атап йөртелә. Шушы чорда көллиятнең матди-техник базасы яңартылды һәм Лубян поселогы төзекләндерелде.

Уку бинасы төзелгәннән бирле анда 9 мең тирәсе урман остасы, урманчы ярдәмчеләре, урман сагы инженерлары, ландшафт дизайнерлары, бухгалтерлар һөнәр үзләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International