Бөтендөнья бал кортларын саклау фонды (WSBFe.V/), “Бал кортын сакласак – планетаны сакларбыз” дигән балалар өчен халыкара рәсем конкурсында катнашуны оештырган өчен, министрның беренче урынбасары Харис Мусинга рәхмәтен белдерде.
Конкурска “Татарстан урманнарын саклыйк!” конкурсында катнашучы балаларның рәсемнәре җибәрелде. Фонд тарафыннан оештырылган балаларның рәсем конкурслары сабыйларда табигатькә карата игътибарлы һәм сакчыл караш тәрбияләүгә булыша.
Фондның штаб-фатиры Дрезденда (Германия) урнашкан, фондның максаты – бал кортлары үлүне чикләү һәм дөньяви табигый экологик балансны саклау.