Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында “Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгының 2015 елның 1 яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре һәм 2015 елның 2 яртыеллыгы өчен бурычлары” темасына коллегия утырышы булды. Киңәшмәне министр Нәзиров Алмас Әмин улы алып барды. Чарада “Урманчылык” дәүләти казна учреждениеләре җитәкчеләре-урманчылары, “Урман хуҗалыгы” (“Лесхоз”) дәүләти бюджет учреждениеләре директорлары, Министрлыкның структур бүлекчәләрендәге башлыклар катнашты.
1 яртыеллыкка куелган дәүләт бурычларын үтәү турында һәм алдагы чорга булган бурычлар, урман хуҗалыгындагы җитешсезлекләр, урманнарны саклау һәм яклау һәм алда башкарыласы чаралар хакында хисап доклады белән министрның беренче урынбасары Мусин Харис Гайнетдин улы чыгыш ясады.
Министр урынбасары Гомәров Рәис Кәлимулла улы “Урман хуҗалыгы” дәүләти бюджет учреждениеләренең хуҗалык эшчәнлегенә анализ ясады.
Шулай ук докладлар белән түбәндәгеләр чыгыш ясады:
дәүләт контрольлеге һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Таҗмиев Нияз Марат улы “Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы 415-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру турында;
финанс, бухгалтерлык исәбе һәм контрольлеге бүлеге башлыгы Булатова Чулпан Гарәфетдин кызы Министрлык буйсынуында булган учреждениеләрнең бухгалтерлык исәбе торышы һәм әзер продукцияне исәпкә алу, төп фондлар һәм товар-матди кыйммәтләр турында сөйләде.
Киңәшмәне йомгаклап, Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры: “Бүгенге киңәшмәнең нәтиҗәләре игътибарга гына алынып калмыйча, учреждениеләребезнең конкрет гамәлләрендә дә чагылыш табар дип ышанам”, – дип ассызыклады.