Кәләй урманчылыгы белгечләре 1850-1855 елларда утыртылган урман культураларын тикшерде

2015 елның 18 августы, сишәмбе

165 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк наратлар Иске Ялан кишәрлеге урманчылыгы территориясендә, Батрас елгасы янәшәсендә үсә. Кызганыч, әмма карт агачлар, яшьләре арту белән, зәгыйфьләнгән һәм корып бара.  Урманчы Д. Миндрахманов җитәкләгән Кәләй урманчылыгы комиссиясе урман культураларын тикшерде. Нәтиҗәдә комиссия урман кишәрлеген, өлешчә коры-сарыдан чистартып, чүп-чардан арындырырга дигән карарга килде, шул ук вакытта наратларның гомерен озынайту һәм кишәрлектәге кабатланмас экосистеманы саклау өчен урманчылык хезмәткәрләре хәлләреннән килгәннең барысын да эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International