Лубян урман-техника көллияте җиденче ел рәттән август аенда чыгырылыш укучылары өчен ишекләрен ачты

2015 елның 18 августы, сишәмбе

Гадәткә кергән әлеге очрашуларга урман хуҗалыгы техникумының элеккеге директоры Мулланур Гобәйдуллин башлангыч бирде. Быел уку бинасы диварларында көллиятне моннан бер, 10, 20, 30, 40 һәм аннан да күбрәк ел элек тәмамлаган студентлар җыелды.

         1921 елдан башлап көллиятне урман хуҗалыгындагы 9 меңнән артык белгеч тәмамлаган, аларның күбесе һөнәрләренә тугры калып, урманчылыкларда, урман тармагы предприятиеләрендә эшли.

         Уку йортын 1965 елда тәмамлаучылар 50 еллык юбилей билгеләп үтте. 50 ел элек техникум тәмамлаган 50 студентның 90%ы үзләрен әлеге күркәм хезмәткә баглаган. Аларның 9ы – урман хуҗалыгы директорлары, 18е урман хуҗалыгында баш белгечләр булып эшләгән, 3се галим булган, 2се – Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары. Татарстан Республикасының урман кардәшлегендә аларның исемнәре һәркемгә таныш: Н. Кузнецов, В. Хисамов, В. Гуськов, Ф. Солтанов, Н. Лисов, А. Петров һәм башкалар. Бу очрашуга алар 20 кеше составында килгән иде.

         Көллиятнең 1975 елдагы чыгарылыш укучылары уку йортын тәмамлауның 40 еллыгын билгеләп үтте. Очрашуга 26 элеккеге студент килгән иде. Әлеге чыгарылыш составында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров белем алган.

         1979 елда тәмамлаучылар тулы составта күреште.

         Очрашу кичәсенә Татарстан Республикасыннан, Удмуртиядән, Чиләбе, Свердлау, Киров, Мәскәү өлкәләреннән, Пермь краеннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 600 тирәсе чыгарылыш студенты килде.

         Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин җитәкчелегендәге чыгарылыш укучылары мөгаллимнәренең каберләрен зиярәт кылды, чәчәкләр салды, элеккеге сыйныф җитәкчеләре һәм курсташлары белән очрашты.

         Көллият адресына һәм андагы укытучыларга рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясаучы чыгарылыш укучылары катнашкан концерт программасын ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Х.Г. Мусин, Кукмара муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Х. Галиева һәм көллият директоры А.М. Даниловлар ачып җибәрде.

         Кичә бәйрәм салюты һәм дискотека белән тәмамланды. Ул онытылмаслык чара булды – хатирәләр һәм яшьлек елларына онытылмаслык сәяхәткә әверелде. Мондый көндә артка карап, үткән елларның иң бәхетле минутларын яңадан кичерү бик тә рәхәт иде.

         О. Сидоренко, Лубян урман-техника көллияте директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International