Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының тыюлык эше хезмәткәрләре Бурятия Республикасына эшлекле сәяхәт кылды

2015 елның 19 августы, чәршәмбе

Биотөрлелек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Индира Томаева җитәкләгән эшлекле төркем составында “Спас” ДТКТ башлыгы Евгений Костин һәм “Чулпан” ДТЛЗ башлыгы Фәнил Гыймадиев бар иде. Командировканың максаты “Табигатьне саклау традицияләре һәм экологик туристлыкны үстерүдә аларның роле” темасына “түгәрәк өстәл” эшендә катнашудан, шулай ук экотуристлык өлкәсендә “Бурятия Республикасының “Тункин районы” МБ хакимиятенең эш тәҗрибәсен өйрәнүдән гыйбарәт булды.

         Тункин районының Депутатлар советы рәисе Сыренов Аламжи Владимирович җитәкләгән “түгәрәк өстәл” эшендә Улан-Удэ шәһәре татарларының шәһәр милли-мәдәни автономиясе вәкилләре, район территориясе буйлап туристлыкның җәяүле, атлы, таулы, сулы һәм велосипедлы төрләрен оештыручылар, МДЛУның Евразия лингвистика институты (Иркутск ш.) вәкилләре, ИрДТУның Минералогия музее директоры, Бурятия Республикасының Композиторлар берлеге рәисе, Хойтогол авылының этнографика музее җитәкчесе, культ урыны ламасы Бурхан-Баабай Дымшеев Дагба катнашты.

         Очрашу барышында “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларны татарстанлылар Татарстан Республикасында МСТТ өлкәсендә алып барылган эшләр, шулай ук “Болгар” тарихи-архитектура комплексы турындагы мәгълүматлар белән таныштырды. Семинардагы кунакларның һәм хуҗаларның китапханәләренә “Татарстанда Җир хартиясе”, “Урман дозоры” китаплары һәм башка басмалар тапшырылды.

         Бурятия Республикасының “Тункин районы” МБ хакимияте җитәкчесе  – башлыгы А.Г.Самаринов карары нигезендә, бурят һәм татар халыклары арасындагы дуслыкны ныгыту өчен,  И.Ф. Томаева Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International