Форумның төп максаты – коммерциячел булмаган оешмаларның эшчәнлеге барышында барлыкка килә торган социаль проблемаларны дәүләт структуралары белән бергәләшеп хәл итү. Форум эше ТР Иҗтимагый палатасы ярдәме белән узды. “Уртак тырышлык нәтиҗәсендә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның нәтиҗәле эшчәнлеге өчен кирәкле барлык шартларны да тудыра алырбыз дип ышанам”, – диде бу хакта бүген III республика социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар (КБО) форумының пленар утырышында вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов.
Чара “Корстон” КСКАК мәйданында узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ТР муниципаль районнары башлыклары һ.б. катнашты.
Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар форумы Татарстанда 2011 елдан бирле, республиканы алга таба инновацион үстерү һәм яшәү шартларын яхшырту максатларында гражданлык җәмгыяте институтларының һәм хакимият органнарының тырышлыкларын консолидацияләү өчен үткәрелә. Республика җитәкчелеге, Татарстанны социаль үстерү буенча әһәмиятле мәсьәләләрне чишүдә КБО – дәүләтнең җитди партнерлары булып тора, дип саный.
Бүген Татарстанда 400 тирәсе социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма исәпләнә. Татарстан җитәкчелеге һәм Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе иҗтимагый контроль гамәлен торгызуга ярдәм итә. Республикада коммерциячел булмаган секторны үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча тәҗрибә җитәрлек тупланган. Социаль юнәлешле КБОның республика реестры төзелде. 2014-2016 елларда социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү программасы буенча финанслау күләме 1 миллиард сум тәшкил итте.
Бүгенге чыгышлар барышында билгеләп үтелгәнчә, узган 2 ел эчендә республикада күп санда яңа гражданлык һәм җәмәгатьчелек инициативалары тормышка ашырылган. “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте, “Безнең эш” иҗтимагый хәрәкәте, “Үлемсез полк” Гомумроссия гражданлык-патриотлык хәрәкәтенең региональ бүлеге һәм башкалар булдырылды һәм алар актив эшчәнлекләрен башлап җибәрде.
“Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәтенә керүче җәмәгатьчелек оешмалары форумда актив катнашты. Тематик секцияләр кысаларында алар гражданлык җәмгыятен үстерү, социаль яктан әһәмиятле булган проектларны җәелдерү, Татарстан территориясендә иҗтимагый оешмаларны үстерү һәм татарстанлыларның яшәү рәвешен яхшырту максаты белән дәүләт органнары белән җәмәгатьчелек арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.
Сәламәтлек саклау, мәгариф, хокук яклау эшчәнлеге, хокукый тәрбия, социаль яклау, хәйрия һәм мәдәният кебек тормыш өлкәләрен бүген җәмәгатьчелекнең актив катнашуыннан башка гына күз алдына китереп тә булмый, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов, форумда катнашучыларны сәламләп. Татарстандагы активистларның күпчелеге – гражданлык позицияләре чәчрәп торган эшлекле һәм инициативалы кешеләр, диде вакытлыча ТР Президенты вазифаларын башкаручы. Ул Татарстанның иҗтимагый тормышында катнашучыларның барысына да, республиканы һәм аның гражданнарының иминлеген үстерү өчен кылынган күркәм гамәлләре өчен, хөрмәтен һәм рәхмәтен белдерде.
Рөстәм Миңнеханов, дәүләт белән гражданлык җәмгыяте арасындагы партнерлык мөнәсәбәтләре уртак кызыксынучанлыкка һәм бер-берсенең социаль миссиясен тануга нигезләнгән, дип белдерде. Казанда социаль юнәлешле КБО өчен ресурс үзәге төзелүне ул, позитив яктан кабул ителде, диде. Рөстәм Миңнеханов республиканың башка шәһәрләренә дә әлеге инициативага теләктәшлек күрсәтергә тәкъдим итте.
Вакытлыча ТР Президенты в.б. сүзләренә караганда, алга таба да КБОга дәүләт ярдәме күрсәтүнең рәвешләрен камилләштерергә кирәк. Ул республика хакимиятенә ел саен 10 миллион сум күләмендә коммерциячел булмаган оешмалар өчен грант күләмнәрен карарга кушты. “Моннан тыш, КБО өчен муниципаль программалар да җитди ярдәм булып тора. Күпчелек районнар өчен Түбән Кама һәм Алабуга тәҗрибәсе уңай мисал булыр иде, анда бүген мондый программалар нәтиҗәле тормышка ашырыла. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның нәтиҗәле эшчәнлеге өчен кирәкле барлык шартларны да тудыра алырбыз, дип ышанам”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәртеп үткәнчә, тиздән Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасына 10 яшь тула. Шушы еллар эчендә ул иҗтимагый хәрәкәтне координацияләүнең танылган үзәгенә әверелде, халыкара һәм федераль дәрәҗәләрдәге җәмәгатьчелек мөнәсәбәтләре системасында аның өлеше артты, дип ассызыклады вакытлыча ТР Президенты вазифаларын башкаручы. Республикадагы әһәмиятле карарлар Иҗтимагый палата фикерләрен исәпкә алып кабул ителә, диде ул. Дәүләт алга таба да, эзлекле рәвештә аның статусын ныгытачак, дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов. “Бу уңайдан республиканың Дәүләт Советына Иҗтимагый палатага аны алып бару мәсьәләләрендә закон чыгару инициативасы хокукын бирү мәсьәләсен карап тикшерергә тәкъдим итәм. Мондый карар дәүләт һәм гражданлык җәмгыяте арасында яңа дәрәҗәгә китереп чыгарачак. Палата белән ТР Дәүләт Советының үзара хезмәттәшлеген үстерү буенча өстәмә чаралар җәлеп итәргә кирәк. Ел саен республика парламентының сессияләрендә Иҗтимагый палатаның докладларын тыңлау тәҗрибәсен карау максатчан булыр иде”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук ул Иҗтимагый палата рәисенең палата әгъзаларының вәкаләтләрен рәттән икешәр срок белән чикләү турындагы тәкъдимен дә хуплады. Бу чара составны даими яңартып тору һәм әлеге вәкиллекле органны карап тоту буенча тагын бер механизмга әйләнәчәк, дип саный вакытлыча ТР Президенты в.б.
“Иҗтимагый палатаның вәкаләтләрен киңәйтү министрлыкларда һәм ведомстволарда, муниципаль берәмлекләрдә иҗтимагый советларның статусын ныгыту белән берлектә алып барылырга тиеш, дигән фикер белән тулысынча килешәм. Бу уңайдан ведомстволардагы иҗтимагый советларның рәисләрен тиешле дәүләт органнары коллегияләре составына кертүне файдалы дип саныйм”, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук иҗтимагый советларның составында элек җитәкче булганнарны һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең җаваплы хезмәткәрләрен чикләү турындагы инициативаны да хуплады. “Элеккеге булсалар да, иҗтимагый советларда түрәләрнең саны артыграк булырга тиеш түгел. Бу алар эшенең асылын алыштыруга китерәчәк”, – дип өстәде ул.
Рөстәм Миңнеханов ММЧ эшенә аерым тукталды. Аның фикеренчә, басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары социаль юнәлешле КБОның потенциалын ачу өчен җитәрлек игътибар бирмиләр. Ләкин иҗтимагый оешмаларның да күбесе мәгълүмат кырында үзләрен бик кыюсыз тота, дип билгеләде вакытлыча ТР Президенты в.б. Ул ел саен КБО эшчәнлеген иң яхшы яктырту буенча республика конкурсы оештырырга кушты. “Бу иҗтимагый берләшмәләр белән гражданлык җәмгыятенең әһәмиятле институты булган ММЧ арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту өчен өстәмә стимул булачак. Активистларның ирешкәнлекләрен күрсәтү җәмәгатьчелекне үстерү өчен бик тә мөһим дип ышанам”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Форум эшендә министр урынбасары Р. Гомәров, әйдәп баручы киңәшче Т.Галиев, “Лубян урман-техника көллияте” ДБББУ А.М. Данилов, Министрлыкның Иҗтимагый советы әгъзасы И. Зарипов, ТР Урман тармагы профсоюзлары хезмәткәрләренең республика комитеты рәисе И. Гыймадиев составында Министрлык делегациясе катнашты.