Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә мәктәп урманчылыкларының палаткалы аланнары эшли

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Ике атна дәвамында “Крутушка” шифаханәсе базасында “Россиянең Студент Отрядлары” ЯГИОның Татарстандагы региональ бүлеге тарафыннан, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, палаткалы аланның “Урманны яклаучылар” сменасы үткәрелә.

  Республикадагы профильле сменаның төп максаты булып мәктәп урманчылыкларында укучыларның экологик һәм урманчылык белемнәрен өзлексез камилләштерүдән, аларны урманнарны саклау һәм яклау буенча иҗади һәм гамәли эшчәнлеккә җәлеп итүдән, туган як табигате турындагы белемнәрен арттырудан гыйбарәт.

  Аланда министрның беренче урынбасары Харис Мусин булды, һәм ул балалар белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International