“Кичке таң” дәүләт табигый тыюлыгында эшлекле очрашу

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

“Кичке таң” ДТКТ территориясендә инспекторлык составы “Түбән Чулман” милли паркы җитәкчесе Айрат Имамов, “Алабуга урманчылыгы” ДКУ җитәкчесе-урманчысы Миннегаян Мөхәммәтҗанов белән очрашты.

         Очрашу барышында дәүләт тыюлыгы башлыгы Әһли Фәйзуллин тыюлыктагы биологик төрлелек, Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән хайваннарның терлеклек итү һәм үсемлекләрнең үсеп китү урыннары турында сөйләде. Парк җитәкчесе исә су баса торган болыннарга, И.И. Шишкин исеме белән бәйле булган мемориал урыннарга карата үткәрелгән фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләре, “Түбән Чулман” милли паркындагы экосистеманың хәзерге торышы турында мәгълүмат җиткерде.

         Очрашуда катнашучылар Җир Хартиясе Аллеясын карады, анда истәлекле таш урнаштырылган һәм төзекләндерү эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International