Ксения Соснова Нурлат шәһәренең 3 номерлы урта белем бирү мәктәбенең 9 сыйныфында гел яхшы билгеләренә генә укый һәм инде сәнгать мәктәбен тәмамлады. Ике ел дәвамында ул экология чараларында катнашып кына калмыйча, күп кенә яңалыкларның инициаторы да булды. Ул Республика экология олимпиадасында чыгыш ясады, биредә Ксения “Җиңү урманы”, “Хәтер аллеясы”, “Яшә, Урман!” кебек мәктәп урманчылыклары проектларының (җитәкчесе – Т.И. Чибидина) ни рәвешле тормышка ашырылуы турында сөйләде, “Салават күпере”, “Чиста урманнар” проектын жюри югары бәяләде.
Яшь рәссам яңа “Урман хуҗалыгына бүләк” проекты чараларына җитәкче булды. Ксюша һәм мәктәп урманчылыгының башка әгъзалары тарафыннан башкарылган һәм урман хуҗалыгына бүләк ителгән экологик плакатлар урман кишәрлекләрендә урнаштырылган һәм халыкны урманнарны янгыннардан саклауга өнди.
Мәгълүматка карата фоторепортажда Ксения Соснованың “Ел фасыллары” циклы тәкъдим ителә.