Нурлат районында гомумбелем бирү учреждениеләрендә укучыларны хокукый мәгълүматлаштыру буенча киң кырлы эш башкарылды. Районның 35 мәктәбендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көненә багышланган хокукый дәресләр узды. Хокукый дәресләр барышында укучы балаларга балигъ булмаганнарның җаваплылык нормалары, башка милләт һәм башка дини конфессия вәкилләренә карата толерантлы мөнәсәбәт зарурлыгы турында, шәһәр урамнарында балалар арасында җәрәхәтләнү очракларын булдырмауга һәм хокукка каршы килә торган гамәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән үз-үзеңне тоту буенча төп кагыйдәләр аңлатылды.
Шәһәрнең Мәдәният сараенда шәһәр мәктәпләрендә укучылар өчен “Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм вазифалары” темасына “түгәрәк өстәл” булды. Чара кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының юридик бүлек башлыгы Марина Зайцева, район башкарма комитетының юридик, опека һәм мәгариф, Россиянең Нурлат районы буенча ЭЭМ балигъ булмаганнарның эшләре буенча бүлеге белгечләре тарафыннан хокукый темаларга, шул исәптән балигъ булмаган ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокукларын яклау мәсьәләләре, шулай ук мәктәптә укучыларның ата-аналарына яки законлы вәкилләренә хокукый ярдәм күрсәтү буенча индивидуаль консультацияләр үткәрелде. Балалар һәм аларның ата-аналары БДИ, сәламәтлек саклауга, пенсияләргә һәм хезмәткә урнашуга кагылышлы сорауларын бирделәр.
Көн дәвамында гражданнарны Балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан кабул итүләр шәһәрнең нотариаль контораларында һәм прокуратурада узды.
(Нурлат муниципаль районының рәсми сайтыннан).