Әйтик, “Балтач” ДТКЗ белгечләре тарафыннан, Татарстан Республикасының Балтач районы буенча хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе инспекторы А.Г. Хәкимҗанов һәм Россия ЭЭМ Балтач районы вәкаләтле полиция бүлеге хезмәткәре, кече лейтенант Р.Зарипов белән берлектә рейдлар үткәрелде.
Узган 2015 елда региональ әһәмияттәге махсус сакланучы табигый территорияләрне саклау һәм алардан файдалану өлкәсендә региональ дәүләт күзәтчелеген башкарганда дәүләт табигый заказникларының инспекторлык хезмәтләре тарафыннан 2042 мәртәбә рейд үткәрелде, 765 хокук бозу очрагы ачыкланды, аларның 52%ы – Балык тоту кагыйдәләрен бозуга, 39%ы ТР МСТТ машина белән керү һәм туктап тоту тәртибен бозуга кагыла.
Ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча 650 беркетмә төзелде, шул исәптән 51,5%ы – административ хокук бозу турында; 48,5%ы – законсыз балык тоту коралын (ятьмә) тартып алу турында; 536 карар чыгарылды, шул исәптән 60,1%ы – штраф рәвешендә административ җәза билгеләү турында. Административ штрафларның гомуми суммасы 1 юридик затка һәм 327 физик затка карата 1 268,0 мең сум тәшкил итте. Ел азагына таба штраф суммаларының 50%ы түләттерелде. Хокук бозучыларга карата заказниклардагы табигый комплексларга китерелгән зыянны түләү турында гомуми 200,5 мең сумлык 36 шикаять белдерелде, аның 83,7 мең сумы түләттерелде.
Дәүләт экология күзәтчелеген гамәлгә ашырганда административ хокук бозуга кагыла торган 487 корал (ятьмә) тартып алынды. Уртача алганда заказникның бер инспекторы тарафыннан 2015 елда 16 хокук бозу очрагы ачыкланды.
Заказникларның хакимиятләре тарафыннан ТР буенча ЭЭМ район бүлекләре, ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе, башка органнар белән берлектә 300 артык уртак рейдлар үткәрелде, алар барышында 130 тирәсе хокук бозу очрагы ачыкланды.