Базарларда сатыла торган арзанчы синтетик ятьмәләр Россия елгаларында “тулып ята”, бу хакта дәүләт контрольлеге, суның биологик ресурсларын күзәтү һәм саклау органнарының статистик хисаплары раслый. Бу күренеш Татарстан Республикасы өчен дә ят түгел. Соңгы елларда дәүләт табигый тыюлыклары инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасының махсус сакланучы табигый территорияләрендә меңнән артык браконьерлык ятьмәләре тартып алынды һәм юк ителде.